ЧИКСЕЗ с. 1. 1) Чиге билгеләнмәгән; кырые күренмәгән, очсыз-кырыйсыз. Кошларга кирәк чиксез күк, Җырга кирәк иркенлек!.. Г.Гыйльманов 2) Беркайчан да бетми торган, мәңгелек. Вакыт чиксез дә, чикле дә. Г.Әпсәләмов 3) Гадәттән тыш, искиткеч. Чишмә турында Әбүзәр абзый чиксез ярату белән, Тукай үзенең Кырлае турында сөйләгән кебек, ниндидер аеруча нечкә хисләр белән сөйләде. Г.Әпсәләмов. Безнең чиксез кадерле кунагыбыз Гөлли Арслановна. А.Гыйләҗев 4) Бик күп, бик зур, бик озын. Кешенең гомере чиксез түгел бит. А.Гыйләҗев. Ир-ат нәфесе чиксез, яңа сылуларга ымсынмыйча калмас. В.Имамов. Чем-кара зур күзләреннән Чиксез йолдыз түгелә. Б.Ибраһим 5) Кирәгеннән артык дәвам иткән, чамасыз зур, озын. Гөлүсле кадрлар, чиксез сериал кебек, бер-бер артлы тезелә генә. Г.Әдһәмова 6) мат. Кайсыдыр элементлары, берәмлекләренең саны чикләнмәгән. Хәер, табигатькә һәм дә яшәешкә тырышып өйрәнеп, җентекләп, нигезләп бәя бирсәк, математикадагы чиксез вакланмаларны да искә алсак, без чиксезлекнең әлеге ике очракта һәрхәлдә закончалыгына, моны төптән үк аңлап җиткермәсәк тә, якынча булса да төшенербез. М.Хуҗин. Чиксез күплек. Чиксез тапкырчыгыш 2. рәв. мәгъ. Бик күпкә, бик нык, гадәттән тыш булганча. Иртәнге кояшны бергә каршылавыбызга чиксез куанган идек без. Г.Госман. Андый әсәрдә шаяртып яки мәсхәрәләп көлү кешенең (яки күренешнең) үзенчәлекле сыйфатларын бозып-үзгәртеп, чиксез арттырып бирү рәвешендә эшләнә. А.Әхмәдуллин. Әйе, мин барып кергәндә, Наилә чиксез борчылган иде. А.Гыйләҗев |