ЧИКМӘНЛЕК с. 1. Чикмән тегәргә яраклы, чикмән тегү өчен билгеләнгән. Янә памушник Мөхәммәдрәхим Йосыф угылына алты айга илле сум акча, янә бер чикмәнлек кызыл постау. Гасырлар авазы

2. и. мәгъ. Чикмән тегәргә дигән материал. Сиңа дигән чикмәнлекнең аршынын унике тәңкәдән алганнар, ди. Г.Камал. Әүхәдигә биш айга ун сум илле тиен көмеш саф акчалата һәм шул фабрикада эшләнгән бобриктан бер чикмәнлек кисеп бирделәр. К.Тинчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә