ЧИКМӘНЛЕ с. 1) Чикмән кигән. Имеш, сары чикмәнле мужик егетләре белән китеп, анда бәрәңге ашап, ике тиенлек чуваш ефрейторларының итеген тазартып йөргән бер бичараны, аңа кияүгә барам дип, ничә ел көт! Г.Ибраһимов. Толыплы, чикмәнле авыл агайлары чаналарын бер-беренә терәбрәк, тартып-этеп куйдылар. Р.Кәрами

2) Кабыгы белән пешерелгән (бәрәңге тур.). Карап торам: боларның чикмәнле бәрәңгене күргәннәре, ашаганнары юк. Н.Әхмәдиев. Менә чикмәнле бәрәңге белән сало гына бар. Л.Лерон

Чикмәнле бавырсак шаярт. Кабыгы белән пешерелгән бәрәңге. Өстәлгә, буларын бөркеп, олы тәлинкә тулы чикмәнле бавырсак һәм ак күбекләре ташып торган нәзек озын сыра бокаллары килеп утырды. Ш.Маннур. Чикмәнле бавырсактан соң күп итеп кәҗә сөте салып, авызны пешерә-пешерә, куе такта чәй эчәбез. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә