ЧИКЛЕЛЕК и. 1) Чикле булу күренеше; чиге, соңы билгеләнгән булу хәле. Бу аска таба очуның ямьлелеге, тантаналы сагышы нәкъ шул чиклелегендә һәм тәмамланачагында лабаса. З.Хәким. Сайлау кампаниясе барышында кайчак вакыт тарлыгы һәм бюджет чиклелеге моны эшләргә мөмкинлек бирми ---. Кызыл таң 2) Карашларның, фикерләү дәрәҗәсенең, белемнең һ.б.ш.ның тарлыгы. Күрәсең, драма әсәрләренә хас чиклелек аларны да сагайта. Казан утлары |