ЧИКЛЕ с. 1. 1) Чиге булган, чиге күренеп торган. Анда-санда куаклыклар, агачлыклар белән бүлгәләнгән – күз күреме чикле урыннар бар. М.Маликова

2) Күләме, микъдары һ.б.ш. чикләнгән, билгеле бер чиге булган, чиге билгеле булган // Аз; тар. Ләкин ул орлыкларның саны бик чикле, һәм алар авыру булу аркасында үрчи дә алмыйлар. А.Расих. Тик синең тормышың бик чикле, үз җаныңа очар урын юк! А.Гыйләҗев. Абзыйсы әллә нәрсә уйлар, аннан язмасы да пычрана, болай да бик чикле кәгазь дә әрәмгә китә. А.Хәлим

3) күч. Тар карашлы, рухи яктан үсмәгән. Димәк, моннан соң да алар шундый бик чикле, бик тар, йомык кеше булып калачаклар. Г.Әпсәләмов. Хәер, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсендә дә Ф.Кәриминең карашлары чикле иде. М.Мәһдиев. Аларның баш миләре чикле! Ф.Баттал

4) Берәр төрле шарты, чикләүләре булган. Территориаль яктан кулланылышы чикле булган сүзләр диалектизмнар дип атала. Ф.Сафиуллина. Аның да, аңа кадәрге ханнарның да идарә итүдә хокуклары бик чикле була. С.Әхмәтҗанова

5) мат. Билгеле бер чикләрдә үзгәрә торган, нульгә дә, чиксезлеккә дә тигез булмаган. Чикле зурлык

6) лингв. Төгәлләнүгә, бетүгә омтылган эш-хәрәкәтне белдергән. Чикле фигыльләрдә эш үзенең логик чигенә омтыла, һәм эш чиккә җитү белән туктала, һәм башкаручы яңа халәткә күчә. Ф.Хисамова

2. бәйл. функ. диал. Тикле, кадәр, хәтле. Һи, моңар чикле ни карап тордым икән, шул корым карасы берлән гомер уздырдым ---. Г.Камал. Син ни чикле белсәң дә, акчаң булмаса, син кеше түгел. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә