ЧИКЛӘ’Ү II и. 1) Кемнең дә булса хокукын кыскан, эшләренә тоткарлык ясаган нәрсә. Министрлык төзегән чикләүләр таблицасы буенча нәтиҗә ясасаң, фенол зур зыянлы, куркыныч агу түгел. В.Имамов 2) махс. Объектның аннан куллану, сыйфатын, хәлен һ.б.ш. якларын үзгәртү мөмкинлеге юк ителүдән гыйбарәт булган статусы; русчасы: обременение. Залог – чикләүнең бер төре |