ЧИКЛӘ’Ү I ф. 1) Чиген, кырыен билгеләү. Аларның төп тору урыннары Тау ягының төньяк өлеше була, аны төньяктан Идел, көнчыгыштан Зөя һәм көнбатыштан Сура елгалары чикли. Б.Хәмидуллин. Марилар үзләре урнашкан җир мәйданын чикләп, канау ясап, кәзләрне күтәреп чыккан булганнар. Р.Зарипов 2) Чик кую; үсешенә тоткарлык тудыру; эшчәнлекне туктату. Әгәр телнең кулланылыш даирәсен үз теләгебез белән чиклибез икән, ул, әлбәттә, инкыйразга юл тота. А.Тимергалин 3) Билгеле чик эчендә тоту, кысадан чыгармау. Уналты яшьтә кыз күңеленә чын мәхәббәт иңә икән, аны тыя, чикли, буйсындыра торган кодрәт юк. А.Гыйләҗев. Кешеләргә Алла акыл биргән, Акыл белән чиклик теләкне. В.Галиев. ---- заказ бирүче нинди биналарны ничегрәк салырга теләвен бәйнә-бәйнә әйтеп куйган. Өстәвенә аны «Төзү нормалары һәм кагыйдәләре» дигән нәрсә чикли. М.Маликова // Нәрсәнең дә булса чик ноктасын билгеләү. Әле күпләр безнең тарихны Болгар белән генә чиклиләр. Х.Миңнегулов 4) Бетерү, тәмам итү. Менә хәзер дә мин сүземне чикләп, рәхмәтемне әйтеп, кузгалырга булдым. Ә.Еники 5) күч. Юкка чыгару, юк итү. Өметсезлектә яткан кызга җан кереп китә, ул, дәртләнеп, эшкә тотына, ләкин... алты йөз кырык өч торна ясагач, мәрхәмәтсез үлем кызның гомерен чикли. А.Гыйләҗев. Гомер юлым синдә чиклим диеп теләсәм дә, Үлем алмады... Р.Вәлиева Чикләп китү Сүз уңаеннан чикләү . К.Нәҗминең кирәкле тел чараларын сайлау принцибын җанлы сөйләм теле белән генә чикләп китү дөрес булмас иде. Татар әдәби теле тарихы Чикләп килү Әлегә кадәр чикләү. Халык сәнгате промыселының үзенчәлеген искә алмау, әнә шулай итеп, безне һаман чикләп килә. Ф.Латыйфи Чикләп кую Кинәт чикләү. Аллаһы Тәгалә, адәми затның фикерләүдә-хыяллануда чиксезлеккә ирешә алмаячагын белеп, аның фани дөньядагы тормышын чикләп куймадымы икән?.. М.Хуҗин. Ә хәзер йөгереп йөреп тә, сөйләнеп тә булмый, машина кабинасы төрле яктан чикләп куйган. М.Маликова Чикләп тору Әле чикләү; даими чикләү; вакытлыча чикләү. Мондый чакта бүлмә уйларны чикләп тора, күңел иркенгә тартыла иде. Г.Бәширов. Икенче берләрен чыганаклар, фактик материал булмау чикләп торган. Р.Юныс Чикли бару Торган саен чикләү; булган берсен рәттән чикләү. --- ул, гади сөйләмне кысрыклап, аның кулланылыш мөмкинлекләрен чикли бара. Ф.Сафиуллина Чикли башлау Чикләргә тотыну. Физик эшнең ләззәте, канәгатьлек бирүе һаман үзенә тарта, үзеннән җибәрми, берзаман чикли үк башлый ---. Ш.Галиев. Ләкин әдәбият берьяклырак китсә, үзенең максатларын чикли башласа, теманың да чикләнүе мөмкин. Р.Низами Чикли килү Әлегәчә чикләү. Тарихтан күренгәнчә, һәр халык хатын-кызның алкоголь куллануын чикли килгән. Безнең гәҗит Чикли төшү Бераз чикләү; тагын да чикләү. Чамадан тыш киң планлылык тулы канлы, калку индивидуаль образ гәүдәләндерү мөмкинлеген беркадәр чикли төшкән. Ф.Хатипов |