ЧИКЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. чикләү. Акча лимиты чикләнгән

2) Берәр эштә инде булганыннан канәгать калып тукталу; зурга җибәрмәү. Әмма әйттеләр: председатель булып әле күптән түгел генә эшли башлавыңны искә алып, шелтә бирү белән чикләнәбез, әгәр тагын шундый берәр мөгез чыгара калсаң, үзеңә үпкәләрсең, диделәр. В.Нуруллин. Камал апа белән икебезгә дә эләгә. Сүгү, кисәтү белән чикләнәләр. Г.Гомәр

3) Билгеле бер кагыйдәләрдән тайпылмау, кысадан чыкмау, шулар эчендә эш итү . Ә тактик дәресләр исә экипажларның танк маршрутлары буйлап җәяү йөгерүе белән генә чикләнә. И.Хуҗин. --- бу проблемага кыскача экскурс белән чикләник. Б.Хәмидуллин

Чикләнә бару Торган саен чикләнү. XVIII–XIX йөзләрдә Госманлы империясе бай Көнбатыш Аурупа илләренә бурычка бата, аның бәйсез тышкы сәясәт үткәрүе елдан-ел чикләнә бара. Т.Әйди. Галиҗәнап Китапның мәдәниятебезгә хезмәт итү мөмкинлекләре шактый тарая һәм чикләнә бара. С.Шәмси

Чикләнә башлау Чикләнергә тотыну. Борынгы греклардан һәм римлылардан килгән риторика жанры үзенең элекке нәфасәти сыйфатларын югалта, фәкать дини вәгазьләр белән чикләнә башлый. К.Гыйззәтов. Тәк, җиңелчә генә иреннәрне ясап кую белән генә чикләнә башладым. Р.Гаязетдин

Чикләнә төшү Бераз чикләнү. Нәтиҗәдә сәнгать әсәреннән ала торган яңалык тәэсире югала, тамашачының хыялы һәм фантазиясе чикләнә төшә. Казан утлары

Чикләнеп бару Акрынлап чикләнү. Бәлки, аның гомере чикләнеп барадыр, бәлки, аның санаулы көннәр генә яшисе калгандыр. Н.Гыйматдинова

Чикләнеп бетү Бик нык чикләнү. --- дөньяның әхлагы да иске «Фәзаилешшөһүр»ләргә генә кереп бетмәгән кебек, матурлык, нәфасәт хакындагы уйлар да иске әбиләрнең мәкальләре берлән генә чикләнеп бетмәгәндер. Г.Исхакый

Чикләнеп калу Ахырда чикләнү. Бүген никтер сөйләргә дә ашкынып тормый, хәтта Равил сүз кушканда да, кыска гына җавап бирү белән чикләнеп кала. В.Нуруллин

Чикләнеп килү Әлегә кадәр чикләнгән булу. Ләкин, гомумән алганда, революциягә кадәр Россиядә көнчыгыш илләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү күп очракта филология өлкәсе белән чикләнеп килде. Ризаэтдин Фәхретдин: мирасы һәм хәзерге заман

Чикләнеп тору Әлегә чикләнү. Сыйрат күпере хәлләреннән хәбәрләр шактый булу сәбәпле, аларның барчасын да сөйләп бетерү мөмкин дә түгелдер, хәзергә шушылар белән чикләнеп тордык. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә