ЧИКЛӘНМӘГӘН с. 1) Чиге булмаган, чик куелмаган, чиксез. Ләкин алар миндә чикләнмәгән көч барлыгын исәпкә алмыйлар. Т.Гыйззәт. Аның көчлелеге, чикләнмәгән киңлеге, ак күбекләр чәчеп үкергән дулкыннары, ачы тавышлар белән кычкырып очкан акчарлаклары!.. Г.Әпсәләмов. --- Шәһи-Котык улына император чикләнмәгән власть бирә. А.Хәсәнов 2) мат. Чиге билгеле булмаган. Чикләнмәгән функция |