ЧИКЛӘНГӘН с. 1) Чикле; саны, күләме, микъдары билгеле чикләргә кадәр булган. Һавага зарарлы матдәләрнең чикләнгән микъдарда чыгуы әлеге кешеләрне буылдырып, аяктан екмый дигән сүзме? А.Вергазов. Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Әфганстандагы сугыш операцияләрендә катнаша. Г.Мөхәммәтшин 2) мат. Билгеле бер шартларда чиге булган, билгеле бер зурлыктан артмаган. Чикләнгән зурлык 3) махс. Кулланылышы чикле булган, ачылмый торган. Чикләнгән файл 4) күч. Тар; кимчелекле. Чикләнгән тормышта булган файда һәм ләззәтләрнең акыл каршында кыйммәте юк. Г.Баруди. Шикләнгән кеше – чикләнгән кеше, ул алга бара алмый. З.Мурсиев 5) күч. Аз белемле, тар карашлы, чикле. Мин чикләнгәнрәк кешедер, бәлки. Т.Әйди |