ЧИКЛӘГЕЧ и. тех. 1. 1) Берәр нәрсәне чикләү чарасы буларак ясалган нәрсә. Юлларны төзекләндерү, ремонт ясау, юл кырыйларына өстәмә чикләгечләр кую һәм юл хәрәкәте иминлегенә тискәре йогынты ясаган башка проблемаларны да тиз арада хәл итәргә кирәк. Яңа тормыш 2) Машинаның, аппаратның эшләү мөмкинлеген чикләп куя торган җайланма, әсбап. Азык салу ачык улаклары чикләгечләре терлекнең яшенә карап көйләнәчәк. Йолдыз 3) Транспорт чараларының тизлеген киметү өчен, юлда махсус ясалган калкулык. Кызылармиячеләр урамында да машинаның тизлеген ирексездән киметергә мәҗбүр итә торган ясалма чикләгеч моннан өч ел элек булдырылды. Йолдыз 2. с. мәгъ. Нәрсәне дә булса чикли торган. Ике катлап теккәндә, чикләгеч линейкадан файдаланырга мөмкин, ул чагында җөй тагын да тигезрәк була. Файдалы киңәшләр. Монда чикләгеч һәм кисәткеч билгеләр торса да, светофор бик урынлы. Авыл таңнары |