ЧИКЛӘВЕК и. 1) Чикләвекчәләр семьялыгыннан киң яфраклы һәм катнаш урманнарда үсә торган, каты кабык эчендә ашарга яраклы төше булган куак. Безнең урман – җиләк һәм чикләвек оясы, дип әйткән идем инде мин сиңа. В.Нуруллин 2) Кайбер куак һәм агачларның каты кабык эчендәге ашарга яраклы төше. Шәһәр башлыгы әмере буенча, бу каланың урамнарына әчтерхан чикләвеге токымыннан кыргый чикләвек агачлары утыртылган булган икән. Г.Кутуй. Тайга анда, --- кедрлар үсә, кедр чикләвеге җыеп алып кайтырсың күчтәнәчкә, аяк асты тулы мүк җиләге – җәннәт, бер сүз белән әйткәндә. К.Кара |