ЧИКЕРТКӘ и. зоол. 1) Чын чикерткәләр семьялыгыннан озынча тар гәүдәле, ата затларының өске канатлары астында черелдәвек тавыш чыгара торган органы булган бөҗәк; русчасы: кузнечик. Каралтма кальбеңи, ашап кикермә, – Игендәге чикерткәдәй сикермә. Г.Тукай . Тау сыртындагы корыган үлән чылгыйлары, корышкан абагалар арасында тынгы белмәс чикерткәләр скрипкәләрен уйныйлар. А.Гыйләҗев 2) Чын чикерткәләр семьялыгыннан көздән язга кадәрге вакытны өйләрдә, җылытылган биналарда үткәрүче саргылтрак тар гәүдәле бөҗәк; өй чикерткәсе; русчасы: сверчок. Мич артында чикерткәләр сайравы белән геренә кайчы асылган сәгатьнең келт-келт йөрүе генә ишетелә. С.Зыялы. Мин, мич артында чикерткә чырылдаганын тыңлап, сәке өстендә озак кына боргаланып яттым. Т.Нурмөхәммәтов 3) күч. Ябык кына тиктормас кыз. Әллә бензин эчтеңме? Әллә шул чикерткә аркасындамы? Г.Каюмов. Көн саен кием алыштыра торган гадәте белән бу чикерткә беренче айларда ук бөтен коллективны шаккатырды. В.Имамов 4) күч. Эштән эшкә күчеп йөри торган кеше 5) күч. Кечкенә очкыч. Зәйнең үзенә ун урынлы чикерткәләр генә йөри. А.Гыйләҗев ◊ Чикерткә куып йөрү Эшсез йөрү, вакытны бушка уздыру |