ЧИК и. 1) Нәрсәне дә булса аеру өчен махсус билгеләнгән сызык; ызан. Син үзең сажинны ал да, үлчәп, чикләрен таптап кайт. Г.Ибраһимов // Күрше дәүләтләрнең җирен, мәйданын бер-берсеннән аерып торган сызык. Беләсезме, Антарктика картасында да чикләр үткәрелми. А.Тимергалин. Тайгада, бигрәк тә чик буенда, кем йөрмәс? А.Хәсәнов // Административ бүленешне күрсәтеп торган шартлы сызык. Карательләрнең якынлашуы турындагы хәбәрне алуга, Әбҗәлил, волость чикләрен саклау өчен, ашыгыч чаралар күрә. В.Имамов 2) Берәр нәрсәнең кырые, чит сызыгы. Шуңа да икенче бүлектә хронологик чикләр киңрәк чорны, әйткәнемчә, ике дистә елны иңләп ала. А.Әхмәдуллин. Җир тирәли стратосфера чикләрендә әйләнеп йөргән беренче пилотларны стратонавт дип атау да мөмкин түгелдер инде. А.Тимергалин. Дөньяның чикләре киңәйгән бу сурәтләрдә. Г.Гыйльманов 3) Гомуми кабул ителгән, рөхсәт ителгән норма, кыса. Күбәләкнең бер дә чик юк һәр матурга гыйшкына: Тиз генә ул барды да кунды матур зат өстенә. Г.Тукай. --- Буйсынулар таләп ителгәндәй, Ул һаман бер чик белән бара. А.Нәҗми 4) күч. Чикләп торган нәрсә, киртә. Килер бер көн, алар күкрәктән ташып, ургылып чыгар, шагыйрьнең мөкатдәс васыяте булып, буыннарга калыр, аларга чикләр дә, киртәләр дә, төрмәләр дә булмас, туган илгә барып җитәр. Г.Әпсәләмов 5) күч. Нәрсәнең дә булса ахыры. Бу чик артында – үлем. Г.Әпсәләмов. Ә табигатьне өйрәнүдә бер-бер чик бармы соң? А.Тимергалин // Берәр эш яки хәлнең соңгы дәрәҗәсе. Таҗны даулап кызып китте, ди, тәмам үләр чиккә җитте, ди [Капкорсак патша]. А.Алиш. Йөрәк шартлар чиккә җитә. А.Гадел 6) күч. Берәр әйбернең асыл билгесенең критик ноктасы, мөмкинлекнең соңы. Эластиклык чиге сузылудан калган деформация 0,05% тан артмаган көчәнеш белән бәяләнә. Төзү материаллары ◊ Чик кую Тыю; туктату, бетерү, чикләү. Разия генә ул сүзләргә чик куярга теләде ---. А.Алиш. Бу башбаштаклыкка һич кичекмичә чик куюын сораячакмын. А.Хәсәнов. Әмма ләкин аңа сәбәп булган нәрсәләрнең еш кабатлануы, мөнәсәбәтләргә чик куеп, араны өзүгә китереп җиткерүе ихтимал. Г.Бәйрәмова. Чиктән ашу Мөмкин булган кысалардан чыгу, норманы бозу. Бусы инде чиктән ашты. А.Гыйләҗев . Сагынуларым чиктән аша ---. А.Әхмәтгалиева. Чиктән ашкан Искиткеч, югары дәрәҗәдәге. Чиктән ашкан нахаллар димичә, ни дисең инде?! Г.Гомәр. Чиктән тыш Чамадан тыш, бик нык. Андагы чиктән тыш каты тәртипләрдән, һәр адымны күзәтеп торучы рәхимсез тәрбиячеләрдән туеп, --- ул Агыйделне, аның тугайларын, иреген сагынган. Г.Әпсәләмов. – Ә син каян белдең «Альф»ның мин икәнен? – дип сорады ул, чиктән тыш гаҗәпләнеп. А.Гыймадиев . Чиктән узган к. чиктән чыккан. Онның поты чиктән узган чакта, Кем туйдырган, кием кигезгән? С.Хәким. Чиктән узу к. чиктән ашу. Әмма кайнанам мине хыянәтче дип атагач, эш чиктән узган иде инде. Ватаным Татарстан. Чиктән чыгу к. чиктән ашу. Беләсеңме, кайчагында хыял чиктән чыга, күңелдә кайный башлый... Н.Кәримова. Шулай кызыгып йөри торгач, түземем чиктән чыгып, матайга утырып карарга булдым. Р.Вәлиев. Чиктән чыккан 1) Искиткеч, бик югары дәрәҗәдәге. --- әмма чиктән чыккан бәяләр булмаячак ---. Безнең гәҗит; 2) Чикне оныткан. Бу хәл ни белән бетәр иде, көтмәгәндә кайсыдыр бер оста үзенең ни кылуын аңлар чиктән чыккан хуҗаны җилкәсеннән эләктереп алды. Кәеф ничек? |