ЧИЕРТҮ I ф. к. чиртү I. Кайбер вакыт эчең поша, вакытны ничек үткәрергә гаҗизсең, эшсезлектән бизәсең, каравылның аяклары ераклашканын көтеп торасың да янәшә камерадагы тоткын белән таш диварга чиертеп сөйләшә башлыйсың. Г.Ибраһимов. Әйтик, мин синең маңгаеңа ун тапкыр чиертәм, һәм син миңа... моның өчен рәхмәт әйтәчәксең! А.Гыймадиев. Уртага сирәк кенә озын сакаллы бер карт кулына сигез кыллы думбра алып чыгып җырларга һәм думбраны чиертергә тотынды... Г.Гобәйдуллин |