ЧИГҮЛЕ с. Чигелгән, чигү белән бизәкләнгән. Шунда инде мин тәүге тапкыр башыма милли калфак, өстемә чын милли күлмәк, аягыма чып-чын чигүле читекләр кидем. Л.Шагыйрьҗан. Билләргә салынган чигүле сөлгеләр менә-менә өзелеп китәр кебек иде. З.Мәхмүди