ЧИГҮ IV ф. 1) Тарту, төтенен үпкәгә суыру . Мәдрәсәдә хәлфәләр кайсы тәмәке чигә, кайсы вак сала. З.Һади

2) Ниндидер хәлгә дучар булып шуңа түзү, ниндидер хис кичерү. Бер нужа чигеп, Лаеш шулпасын эчеп кайтса, китәм дигән тыны булмас иде. А.Гыйләҗев. Мин дә гел михнәт чигеп кенә яшәү ягында түгел. В.Нуруллин

3) Нәрсәнедер йөреп, күреп, үтеп чыгу, шуннан тәм табу. Мондый гадәти булмаган төннән соң, бар дөньяны онытып, сәхрә чигеп йөрүгә ни җитә! Т.Әйди. Йөреп чыгыйк әле, бер күрешкәч, чигеп чыгыйк әле Казанны. Р.Мингалим. Мин – сине сөйгән егет, Эзлим сиңа илткән юлны, Җитмеш җәһәннәм чигеп. Р.Гаташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә