ЧИГҮ III ф. к. чигенү. Мансур, күзләрен мөлтәйтеп, аңа бераз карап торды да, артка чигеп, караватка утырды, тагын юеш башын сөртә башлады. Г.Әпсәләмов. Ләкин алай итмәде Микәй, артка чигеп, дәү тәкәнең яңадан уртага чыгуын көтте. Р.Мөхәммәдиев Чигә бару Акрын гына һаман чигү. Әйе, күңелле вакытлар, яшьлек дуамаллыклары, эчмичә исерек чаклар акрынлап артка чигә бара икән... һәм кешенең күңеле дә басыла төшә икән. Р.Кәрами. Солтанъяр бүредән күзен алмый, акрын гына чигә бара, чигә бара... З.Мурсиев Чигә башлау Чигәргә тотыну. Валя, күзләрен акайтып, артка чигә башлады. З.Мәхмүди. Көтелмәгән хәлдән Сәет артка ук чигә башлады... Г.Гыйльманов Чигә төшү Бераз чигү. Баягы куанычлар чигә төште. Ф.Сафин Чигеп кую Кисәк чигү. Дәү тәкәнең авырлыгыннан аяклары, ирексездән, артка чигеп куйды, ул үзенең шул кызыл ярдан тәгәрәп төшеп китүен сизми дә калды. Р.Мөхәммәдиев. Тезләнгән килеш арткарак чигеп куйдым... Г.Гыйльманов Чигеп тору Әлегә чигү. Ханымнар шулай бераз уфтанышып алдылар да тындылар, ни әйтсәң дә, бәйрәм көн шул, дөнья мәшәкатьләре арткарак чигеп тора торган көн. Татарстан яшьләре. Авыртулар артка чигеп тора ---. Биектау хәбәрләре |