ЧИГҮ I ф. 1) Төрле ысуллар кулланып, махсус энә һәм җеп белән тукымага бизәк төшерү. Тамбурлап яки тоташ чигеп бизәлгән юка, аксыл, өчпочмаклы зур яулык. Г.Ибраһимов. Син кич утырып чигеп салган кулъяулыклар менә хәзер дә түш кесәмдә. А.Хәсәнов 2) Гомумән чигештәге кебек бизәк төшерү. Төрекмән келәмен кабер ташы өстенә мозаика белән чигеп ясау Рудиның үз васыяте иде. Р.Мөхәммәдиев Чигә башлау Чигәргә керешү. --- кызлар киергеләрене киереп, балтыр чүпрәкләр челтәрли, якалар чигә башлагач, Сөннәтче бабайларда да хәл үзгәрә, аларның өйләре дә әллә нинди зур эшкә хәзерләнә башлый иде. Г.Исхакый. Кызлар тегү тегә, калфак чигә башлый – тормыш әкренләп көйләнә бара. Т.Әйди Чигеп алу Тиз арада яки бераз чигү. Ялга бәйләр ак яулыкка Чигеп ал кояш кына! Л.Зөлкарнәй. Эшкә киткәнче, иртәнге сәгать дүрттә торам да бәйләп, чигеп алам, күңелемә шулай тынычлык табам. Шәһри Казан Чигеп бару Даими чигү; тоташтан чигү; нәрсәдер өстен эзлекле рәвештә чигү белән каплау. Кулъяулыкның почмакларына ул шәмәхә дебет белән канәфер чәчәкләре чигеп бара. Г.Бәширов. Араларны якынайтып, Хатлар бергә тегеп бара. Тегеп бара, чигеп бара, Беленми дә кала җөе ---. Х.Әюп Чигеп бетерү Тулысынча чигү, бөтенесен дә чигү. Таҗын гына чигеп бетерәм дә ял итәргә кирәк. Р.Сәгъди. Мавыгып китеп, өйдәге мендәрләрне дә чигеп бетердем. З.Мәхмүди Чигеп кую Алдан чигү. Кагарлык капкам булмаган, сөйгән ярым уңмаган: яулык чигеп куймаган, сөлгесен тукымаган, тастымалын юмаган, иртәгә сабан. К.Тинчурин. Ә үзләре, егетемә дип, иң матур кулъяулыкны кышын кич утырганда ук чигеп куйган булалар. Г.Гомәр Чигеп тору Даими чигү; әле, хәзер чигү. Бер мәртәбә ул, бүлмәдә чигеш чигеп тора торган Галимәне күрсәтер өчен: «Хәзрәткәем, бүлмәдән комганыңны үзең ал! Сыерым моңаеп тора», – дип, Галимә өстенә кертте. Г.Исхакый Чигеп чыгу Тулысынча чигү, башыннан ахырынача чигү. --- Үзәк Азия төрки-монгол халыкларына күлмәк һәм аякчу кырыйларын вензельләп каймалап чигеп чыгу хас ---. Р.Әхмәтьянов. Күләмле картинаны төсле җепләр белән чигеп чыгарга ай-һай нинди сабырлык кирәк бит! Кайбыч таңнары Чигеп утыру сөйл. к. чигеп тору . Хәзер кем кулъяулык чигеп утырсын... Р.Зәйдулла Чигеп яту сөйл. к. чигеп тору. Галиябану, чигеп яткан эше кулында көенчә, өстәл янында тыңлап утыра. И.Юзеев |