ЧИГЕШ и. 1) к. чигү II. Югарыда әйтелгән кызлардан күпләре тегеш, чигеш, нәкышь һөнәрләре үгрәндекләре кеби, өсләрендә улган киемнәре үз куллары илә тегелмеш вә эшләнмеш, имеш. Р.Фәхретдин. Бирнәгә дип чигү чигә-чигә, Кулларыннан гөлләр тамызган. Шома чигеш, хач чигүле чигеш, Шакмак чигеш... япма, пәрдәләр... Ф.Дәүләтгәрәева

2) Чигелгән бизәк. Төрле төстәге, төрле зурлыктагы чигешләр, каймалар кояшка каршы ялтырарга тотынды. Г.Исхакый. Бераздан үзе суккан, читләре матур чигешләр белән чуарланган ашъяулык, җәймә, кашагаларга да чират җитте. Г.Әдһәмова

3) күч. Бизәктәй бормалы-сырмалы язу рәвеше. Шулай итеп, кытай милләте үзенең мәңгелегенә бару юлында ике төрле дивар сагында кала: ил-җирен таш дивар белән каймалый, тел, рухи мирасына иероглиф чигеше белән калкан куя. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә