ЧИГЕРҮ ф. 1) Берәр нәрсәне, кемне артка этәрү, чигендерү. Мин җәһәт кенә почмак якка узыйм дисәм, апай мине ишек төбенә кире чигерде. Г.Бәширов. Исмәгыйль, тагын да ачуы чыгып, машинаны артка чигерде дә, газга басып, капка баганасын ук сөздерде. З.Мәхмүди 2) Берәр нәрсәне, эш башкару вакытын соңгарак күчерү. Тәңре! чигерче яшемне, синнән сорыйм; Теләгемне синнән сормый, кемнән сорыйм ---. Г.Тукай. Баштарак мин вакытны берәр минутка чигерү белән чикләндем. А.Тимергалин 3) Исәпләгәндә суммадан, берәр нәрсәнең микъдарыннан беркадәрен алу, киметү. Йөкләр янына чыккач карасак, теге җитмәгән ашлыкны безнең өстән чигергән икән. А.Гыйләҗев. Бу суммадан фатир һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне чигерсәң, калган акча ипи һәм сөткә дә җитмәячәк. Ф.Зариф // Бирелергә тиешле суммадан беркадәресен тотып калу. Күр әле, шофёр абыйның бушка концерт тыңлыйсы килгән икән! Билет бәясеннән чигерермен! М.Хуҗин. Ул-бу була калса, зарплатагыздан чигерәм, белеп торыгыз. Л.Ибраһим-Вәлиди. Сортларны кабат барлап чыгу – биш меңне чигерә. Казан утлары // Гомумән нәрсәнедер киметү. Кабул итсә, Ходай кичерер. Җүн гамәлем булса алда күбрәк, Гөнаһларны бераз чигерер. Р.Зәкуан 4) Берәр сумманың беркадәрен нинди дә булса максат белән бүлеп бирү, өлеш чыгару. Табыштан чигерүләр – бюджет доходларының әһәмиятле чыганакларыннан берсе. Социалистик Татарстан 5) махс. Берәр нәрсәне тотылган яки яраксыз дип рәсмиләштереп исәптән чыгару 6) күч. Билгеле нияттән, фикердән кире кайтару. Юк, Сөләйманны ниятеннән биздерү дә, кире чигерү дә мөмкин түгел, аның күзләре учак сыман дөрләп яна иде. В.Имамов. Ания, ирне яман ниятеннән чигерергә теләп, йөзенә, тавышына кырыслык салып: – Кагылып кына кара, барысын да хатыныңа сөйләп бирәм! – диде. Р.Габделхакова 7) күч. Берәр эшне икенче планга кую, әһәмиятен киметү. Әдәбиятның, шул җөмләдән драматургиянең дә, темалар-проблемалар байлыгына игътибар хәзер дә артка чигерелә алмый. А.Әхмәдуллин 8) Үсешен, алга китешен тоткарлау, киметү, артта калуга сәбәпче булу. Бу ачы, аянычлы язмыш минем үземне дә җирдән куптарып, җанымны кузгатты, күңел терәүләремне какшатты, офыкларымны артка чигерде. Г.Гыйльманов Чигерә бару Бер-бер артлы чигерү. Шул чакта Ирек үзен үзе йөгәнләде, олы максатын һаман киләчәккә чигерә барды. Ф.Садриев. Сүзьясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләр нигез сүздән аста, баскычлап артка таба чигерә барып урнаштырылды ---. И.Сабитова Чигерә башлау Чигерергә тотыну. Шуннан мәрхәмәтле хөкемдар әкренләп чигерә башлый. Р.Кәрами Чигерә килү Әлегәчә чигерү. Табибка барырга курка, чигерә килә ул көнне. Ш.Галиев. Әти кеше, юк сәбәпне бар итеп, малай зарыгып көткән ул көнне чигерә килде. Р.Мөхәммәдиев Чигерә тору Һаман чигерү. Ә без монда, михнәт чигеп, шайтан белсен, каядыр омтылабыз да омтылабыз, тормыш бәхетләрен һаман иртәгәсе көнгә чигерә торабыз... З.Мифтахов Чигереп бару Әлегәчә даими чигерү. Шунысы да мәгълүм булсын: быел диспансеризацияне 1994, 1991, 1988 (һәм шулай өч елга чигереп барып) елда туганнар үтә. Туган як. Җитмәсә, минем янга килү, күчтәнәчләр алу өчен тоткан акчаларын исәпләп, шул акчадан чигереп бара икән. Кәеф ничек? Чигереп җибәрү Кинәт чигерү. Мулланы да артка таба чигереп җибәрде, егерме метрлар читтә басып торган солдатларына, ике бармагын күтәреп, искәртү командасы бирде. Ш.Маннур Чигереп килү к. чигерә килү. Аларны [нефть һәм газ ятмаларын] эшкәртү мәсьәләсен Америка һәрвакыт чигереп килде ---. Р.Вәлиев Чигереп кую Тиз генә чигерү. Ләкин вакыйгалар, көтмәгәндә бер борылыш ясап, Георгий проблемасын беразга арткарак чигереп куйдылар. И.Хуҗин Чигереп ташлау Тиз арада чигерү. Эшләр болайга киткәч, җитмәгән әйберләрне чигереп ташлау өчен, колхозчыларның гомуми җыелышын җыйдылар. В.Нуруллин. Әллә инде егет кеше белән булуы аңа ун елын чигереп ташларга ярдәм итте? Ф.Яхин Чигереп тору Вакытлыча, әлегә чигерү. Ястү намазын уку вакытын төгәл генә әйтеп бирә алмасалар да, Пәйгамбәрнең аны төннең өчтән бере, хәтта яртысы үткәнче чигереп торуы хакында риваять ителә. А.Тимергалин. – Бар, ник булмасын, – диде теге пристав, – куып чыгару эшен егерме дүрт сәгатькә чигереп торып була ---. К.Кәримов |