ЧИГЕНҮ ф. 1) Артка атлау, артка таба хәрәкәт итү. Йөгереп барып, ишекне ача, йорт хуҗасын күргәч, уңайсызланып, артка чигенә. А.Алиш 2) Берәр нәрсәдән ераккарак күчү. Пыялачы күздән югалуга, малайлар дәррәү артка чигенделәр. А.Гыйләҗев 3) Дошман һөҗүме нәтиҗәсендә тоткан позицияне калдырып артка китү. Безне чигенергә мәҗбүр иткән дошманны шул ук юллардан кирегә кууда катнашасым килә. В.Нуруллин 4) күч. Элекке фикердән, карардан кире кайту, кире уйлау. – Ну ярый алайса, – диде бу, һич тә чигенер чамам булмавын сизенеп. В.Нуруллин. Әмма Моторның хуҗасы безнең белән сөйләшергә дә теләми. Әтинең дә чигенер исәбе юк. А.Хәсәнов 5) күч. Хәзерге вакыттан үткәнгә күчү. Бер унбиш-егерме елга артка чигеник әле. А.Тимергалин Чигенә бару Торган саен чигенү. Иптәшем боларны күрүгә агарынды, теле бәйләнде, бер сүз дәшә алмый, ирексез артына таба чигенә бара, чигенә бара... Г.Ибраһимов. Күңелне сыкраткан авыр күләгә каядыр артка, мохитнең аргы ягына чигенә барды. А.Вергазов Чигенә башлау Чигенергә тотыну. Ә безнең алгы сызыктагы пехотачылар, каушап калып, тәртипсез рәвештә чигенә башлаганнар иде. В.Нуруллин. Ислам кәләпүшне бисмилла әйтеп кия дә, тылсымлы сүзләр әйтеп, акрынлап артка, мәгарә түренә чигенә башлый. А.Гадел Чигенә төшү Бераз чигенү; тагын да чигенү. Шул чагында Хәлил, үзенең чын хәленә кайтып, исерек булуын исенә төшерде һәм, шуны сиздерүдән гаять куркып, арты белән киоскыга таба аз гына чигенә төште. Ә.Еники. Эльвир, артка чигенә төшеп, караңгыда бик зур күренгән кулы белән үзенә таба кат-кат ишарә ясады ---. М.Маликова Чигенеп бару Акрынлап чигенү. Мирвәли акрын гына чигенеп бара. А.Гыйләҗев. Тик сирәгәйгән бүре төркеме инде башкача һөҗүм итәргә кыймый чигенеп бара иде. З.Мурсиев Чигенеп кую Кинәт бераз чигенү. Ибәтулла агай тагын артка чигенеп куйды. М.Галиев. Чәпәләй белән Тәпәләй, үзләре дә сизмәстән, артка таба чигенеп куялар. Л.Лерон Чигенеп тору Һәрдаим чигенү, гел чигенү; вакытлыча чигенү. – Без вакытлы рәвештә чигенеп торабыз, – диде ул. А.Алиш . – Син гаскәреңне җый да юри генә чигенеп тор, кенәз, – дип, хыянәтче бояр шундук җавап сүзен әйтте. В.Имамов |