ЧИГЕНЕШ и. 1) Артка таба хәрәкәт итү. Димәк, эксперимент вакытында үзенә бертөрле вакыт чигенеше булганга охшый. А.Тимергалин. Иномарка, зур тизлектә тукталып, артка чигенеш ясады – тизлеге сәгатенә 90 чакрым иде. Н.Акмал 2) Дошман кысрыклавы нәтиҗәсендә тоткан позицияне калдырып артка китү. Чиста ятак, чибәр кызлар... Курорт инде перәме. Әйтерсең лә чигенешләр, Чолганышлар булмаган. И.Гыйләҗев 3) әд. Язучының язу ысулы буларак, төп темадан читкә чыгу, икенче күренешне сурәтләп алу алымы. Аның афишаны һәм ремаркаларны киңәйтеп, вакыйгалар һәм геройлар турында үз сүзләрен кертүен, үз бәяләрен бирә баруын лирик чигенешләр дип атарга була. А.Әхмәдуллин. Билгеле инде, чигенешләр сюжет динамикасын туктатып торалар. Ф.Хатипов 4) махс. Диңгез суының периодик рәвештә кайту, чигенү күренеше. --- ай тулганда яки яңа ай туар алдыннан, диңгез күтәрелешләре һәм чигенешләре куәтлерәк булган ---. А.Тимергалин 5) күч. Билгеле бер фикердән кире кайту, кире уйлау. Аның шушы олы йөрәкле кешеләр алдында баш июе һәм бу чигенешнең җиңел генә бирелмәве дә чагылырга тиеш портретта. М.Маликова 6) күч. Үсештә артка китү күренеше. Бер дөрләсәң, бер үрләсәң әгәр, Мәңге булмас артка чигенеш. Л.Шәех. Акчура милли көчләрнең чигенеш сәбәпләрен тикшерә һәм милли идеянең алгарышта җиңеп чыгачагына һичнинди шикләнүсез карый. М.Хәсәнов |