ЧИГЕНДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. чигенү. Апак, атны чигендер әле, мин арба башын кендегенә утыртам. К.Кәримов. Әрсезләнеп бозавына ияргән сыерны көч-хәл белән чигендереп, абзар капкасын япты. М.Кәбиров // Борылмыйча гына арт белән артка күчерү. Шофёр, машинасын чигендереп, кабат олы юлга чыга. А.Тимергалин 2) Дошманга һөҗүм итеп, аны артка таба китәргә, качарга мәҗбүр итү. Бәҗәнәкләрне һәм төрекләрне чигендереп, кыпчаклар XI йөз башында Идел аръягын һәм, озак та үтми, Идел белән Дон арасын басып алганнар. Р.Фәхретдинов. Атлы гаскәр юртавылны кысрыклап чигендерде, олы гаскәр белән юртавылны бергә Болак күперенә куганда, Иван ярдәмгә Юрий Шемякин белән Фёдор Троекуров җитәкчелегендәге ике бүлемне җибәрде. Р.Батулла 3) күч. Баштагы карарын, уй-фикерләрен үзгәрттерү, баш тартырга мәҗбүр итү. Әмма язмыш мине вәгъдәмнән чигендереп, аларны бу юлы да Сак белән Сок хәлендә калдырып моңландырырга теләде, күрәсең. Т.Әйди. Ибраһим бәк ярсый-ярсый сүзгә керешкән иде дә, мәчет имамнары аны бик тиз чигендерде ---. В.Имамов. Мәгънәле сүз мәгънәсез гамәлдән чигендерә ала, әмма, мәгънәсезлектән котылу өчен, сүз генә җитми... М.Мирза Чигендерә бару Булган берсен рәттән чигендерү. Бу аязлык арта бара, кояштан сузылган меңләгән утлы кылычлар җир өстен томалап торган соры шәүләләргә һөҗүм итәләр һәм аларны чигендерә баралар иде. С.Рафиков Чигендерә башлау Чигендерергә тотыну. Филләрен йөгертеп, Аксак Тимер явы, Үргәнеч гаскәрләрен чигендерә башлап, изә-сыта килә иде. Ф.Яхин. 1943 нче елның гыйнвар башында аларның дивизиясе Дон тирәсендә дошманны чигендерә башлый. Казан утлары Чигендерә төшү Бераз чигендерү; тагын да чигендерү Чигендереп кую Көтмәгәндә чигендерү. Бу тишек борын я уйлаган ниятеңнән кире чигендереп куяр. Р.Гаязетдин Чигендереп тору Вакытлыча чигендерү; хәзер чигендерү. – Бәлки, эзе торып калгандыр, тапталмасын!.. – дип, кешеләрне читкә чигендереп тора иде. Х.Сарьян. – Чиратны тагын бераз вакытка чигендереп торабызмы? – дип текәлде [Габделбәр]. Э.Касыймов |