ЧИГӘ’ САКАЛЫ и. Ирләрнең яңак буйлап, чигәдән ияккә таба үстерелгән сакалы; бакенбард. Ниһаять, хөкем йортының авыр ишеге шапылдап ачылды да, бусагада агара башлаган тузгак чәчле, чигә сакаллы, өстенә җиң очлары зәңгәр кәйтән белән каелган, керле, иске мундир кигән бер кеше күренде. М.Галәү. Ул «хатыны» дигән кешегә борылып карады, аның куерып кушылган кашлары хәрәкәтләнделәр, аз гына бөдрәләнеп торган ап-ак чигә сакаллары ут капкан кебек сыек зәңгәр төтен белән капланды. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә