ЧИГӘ и. 1) анат. Башның маңгай белән колак арасындагы өлеше. Баш авырта, әйтерсең ике чигәгә кечкенә чүкечләр белән бертуктаусыз бәреп торалар. А.Алиш. Подъезд ишегеннән чыгуга, әтием, минем чигәмнән үбеп, хушлашырга ашыкты ---. А.Әхмәтгалиева

2) Шул өлештәге чәчләр. Чигәләр чаларды, нишлисең, ә үзем сәламәт. А.Гыйләҗев. Иртәнге җил, аның чигәләре агара төшкән саргылт чәчен бер якка сибеп, баш түбәсендәге пеләшен шәрәләндерде. А.Вергазов

Чигә чәчен агарту Күп газап күрү. Ул бит синең аркада педсоветларда күпме таяк ашаган, синең өлгереш өчен күпме чигә чәчләрен агарткан, өйгә синең икеле капчыгыннан чак кына кайтыш дәфтәрләреңне интегеп ташыган, төннәрен йокламаган кеше. Ялкын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә