ЧИБӘРЛӘНҮ ф. 1) Матурланып китү, элеккедән матурракка әйләнү. Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Г.Ибраһимов. Ул шуларны уйлады һәм Розаның: «Матур тормышта, сөеклем, ямьсез кеше дә чибәрләнә», – диюен хәтерләп елмайды. Г.Кутуй 2) Бизәнү-ясану. Бар да ясанган, чибәрләнергә тырышкан. Г.Ибраһимов. Чибәрләнеп чәчтараштан чыкканда, поезд инде күздән югалган була. Р.Батулла Чибәрләнә бару Торган саен чибәрләнү. Күргән саен чибәрләнә генә барасыз. Г.Әпсәләмов. Күрше, ни гаҗәп, син һаман чибәрләнә генә барасың, күзем тимәсен! Г.Галиева Чибәрләнә башлау Чибәрләнергә тотыну. Язның соңгы ае – табигатьнең, пычраклардан арынып, яшел кием белән чибәрләнә башлаган чагы. С.Поварисов Чибәрләнә төшү Бераз чибәрләнү; тагын да чибәрләнү. – Сез тазаргансыз! Чибәрләнә төшкәнсез, – дип, гади мактау сүзләрен әйтеп, аның кулын кысты, килә алмый йөрүенә гафу үтенде. Г.Ибраһимов. Эльза тагын да чибәрләнә төшкәндәй тоелды Гарифка. А.Гыймадиев Чибәрләнә тору Әлегә чибәрләнү. Син әле үсә, тагын да чибәрләнә тор, мин сине эзләп табармын, бу йөзегеңне югалтма, башкаларга бирмә, миңа дип сакла, ди бу. Р.Рахман Чибәрләнеп алу Тиз генә чибәрләнү. Шул арада бераз чибәрләнеп алырга да ниятли: битен катыкка буяп куя. Безнең гәҗит Чибәрләнеп бару Торган саен чибәрләнү; торган саен чибәррәк булып күренү. Шулай да бу – яңа дөньяның һәм кешеләрнең матурлыгын күрергә, «чибәрләнеп бара кызлар, яхшыра бара еллар» дип җырларга комачауламый ---. Р.Мостафин Чибәрләнеп килү Соңгы арада чибәрләнүе ныграк күренү, сизелү. Сәламәтлегем бер рәвештә чибәрләнеп киләдер, ягъни бераз аякка басып йөри башладым инде ---. Х.Хәсәнов. – И аның ыспайланып, чибәрләнеп килүләре! – диде ул, гаебен аклагандай. Н.Гыйматдинова Чибәрләнеп китү Соңгы арада чибәрләнү. Соңгы елларда гына чибәрләнеп китте ул. В.Нуруллин Чибәрләнеп тору Әле, хәзер чибәрләнү. Батып барган кояш нурларында кызның болай да сөйкемле йөзе тагын да алсуланып, тагын да чибәрләнеп тора. Ф.Абдуллин |