ЧИБӘР с. монг. 1. 1) Тышкы кыяфәте матур, гүзәл булган (кеше тур.). Беренче мәртәбә мин үземне кеше итеп, кыз кеше итеп һәм... чибәр, сылу кыз итеп тойдым!.. А.Гыйләҗев. Егет төшеп калганнардан түгел шул – чибәр, төз гәүдәле, спортта аңа тиңнәр юк. А.Гыймадиев

2) Тышкы кыяфәте күңелгә ятышлы, төсләрнең, форманың гармонияле булуы белән аерылып торган. Минем йодрыкның иң ныгы әле яңа гына килеп катнашкан чибәр киемле, сары башлы малайга эләккән булырга кирәк ---. Г.Ибраһимов. Үзең дә, ичмаса, бер кеше төсле чибәр күлмәклек алып биргәнең дә юк. Г.Камал // Рәхәт, матур. Нәкъ бер елдан, шушындый матур язда, чибәр җылы кичтә кавышырсыз... А.Гыйләҗев. Хатыннар – дөнья анасы, Хатыннар – илгә терәк. Чибәр чак үтә дә китә, Акыллар көн дә кирәк. Г.Афзал

3) Куелган таләпләргә туры килгән, сыйфатлы; яхшы. Шуның өчен, анасы булмаса да, бик чибәр төшләрдән җаучы килеп һәм бик яхшы йиргә биргәннәр иде. Г.Исхакый. Элек-электән түрәләрне майлап-җайлап җиңел көн итәргә күнеккән чибәр тормышлы кешеләр хәзер дә җаен таптылар. Г.Бәширов

4) этн. Туганнар, кардәшләрне бер-берсеннән аерып, ярату, үз итү, хөрмәт итүне белдереп атау өчен кулланыла торган сүз. – Шәлеңне салып кына ишек төбенә бар, чибәр абыстаңа әйт! – диде. Г.Исхакый. Нихәл, чибәр апа, эчеңнән салкының чыгып беттеме инде? А.Гыйләҗев. Әтинең энесенең хатыны – «чибәр җиңги» (халык артисты Миңгол Галиевнең әнисе) – бик күркәм, безгә бик игътибарлы булып, безнең теләкләрне Наиләмнең әти-әнисенә дә җиткерде. В.Галиев

2. рәв. мәгъ. 1) Күңелгә ятышлы, килешле итеп. Кызның куштан итәкле, килешле тегелгән зәңгәр күлмәге аның нечкәрәк, уртача зифа буен ничектер аеруча чибәр күрсәтеп тора. Г.Ибраһимов

2) Яхшы; шәп; сыйфатлы итеп. Шуннан берничә атналар буенча майлаган кебек йомшак, ал да гөл кебек чибәр йөри. Г.Ибраһимов. [Мостафа:] Зыков, Филатовлар да чибәр эшлиләр. Г.Кутуй

3. и. мәгъ. 1) Матур кеше, гүзәл кеше. О-о, егетләр, Кларадай чибәр белән опера карау – үзе бер театраль сәхифә ул. А.Хәсәнов. Имеш, үзе дөньяда бер чибәр, характеры белән ирләргә биргесез. А.Гыйләҗев. Күзгә күренеп үзгәрдең, ай саен яшәрәсең, син хәзер гүзәлләрнең гүзәле, янәшәңә куярдай бүтән чибәр җир йөзендә юктыр. В.Имамов

2) тарт. форм. ирк. чибәрем. Гадәттә балаларга, хатын-кызга мөрәҗәгать итү сүзе. Ах... җир җиләгем, кура җиләгем, Сагынып көтәм сине, чибәрем. М.Җәлил. Ю-ук, чибәрем! Мылтыгым булса да, мин кошларга тимим... М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә