ЧИ II и. бот. 1) Кыяклылар семьялыгыннан чәчәк төркеме җәелеп үскән, озын нечкә кыяклы күпьеллык үлән үсемлек; русчасы: чий. Күчмә кабиләләр үзләренә нәкъ менә чи үскән җирне сайлый торган булганнар. Бөгелмә авазы. Алар шул рәвешле, ягъни чи ботагына чорналган җеп белән үзләренең куышларын бизәп, тормышларына ямь өстәгәннәрдер, ят күздән сакланганнардыр, дип гөманларга гына кала. Шәһри Казан 2) Шул үләннең яки камышның кипкән сабакларыннан үреп ясалган читән. Өйдән чыккан кыз чидән тышкары. Мәкаль 3) Шул үләнгә йон чорнап, чыпталар, келәмнәр үрү техникасы. «Чи» дип аталган әлеге техникада эшләүче бөтен Россиягә бердәнбер оста Владимир Викторович. Шәһри Казан |