ЧИ I с. 1. 1) Пешмәгән яки пешерелмәгән; кайнатылмаган (ашамлык тур.). Өйдә абзыйлар, җиңгиләр шалкан кисеп кайткан булганга, шалкан ашарга утырдык; элгәре чи шалкан ашадык, аннан ары әни пешкән шалкан кертте. Г.Исхакый. Сез аны, ярышка әзерлибез дип, чи йомырка эчертеп кенә тоткансыз. А.Хәсәнов // Пешеп җитмәгән. --- Баязид ашарга бирелә торган чи икмәкләрдән шахмат фигуралары ясаган, ялгызы уйнар өчен, кесә кулъяулыгын күмер белән сызгалап шакмаклаган иде. Г.Ибраһимов. Юлга чыгар алдыннан, һәр яралыга йөз иллешәр грамм спирт эчерделәр дә кечкенә чи ипи кисәге тоттырдылар ---. З.Зәйнуллин 2) сөйл. Өлгереп, пешеп җитмәгән (җиләк-җимеш, яшелчә тур.). – Йөземнәр чи, әле өлгермәгәннәр, пешмәгәннәр, – ди. – Бозарсың ашказаныңны, килешми эчкә анлар! – ди. Г.Тукай. Ә татар балалары шомырт, миләш шикелле җимешләрне чи, пешмәс борын агачларны сындыра-сындыра менеп ашап йөриләр. Р.Зарипов // Кирәгеннән артык өлгереп картаймаган, сусыл һәм ашарга яраклы. Чи кыярны даими ашасаң, калкансыман биз белән авырып китү ихтималы кими. Хезмәт даны 3) Коры булмаган, дымлы; кипмәгән. Учак бераз төтенләп торды, чи чыбык башларыннан, чыж да чыж иттереп, салам юанлыгы гына төтен җепләре аттырды. Г.Бәширов. --- култыксага ябыша-ябыша, чи тары көлтәсе кебек авыр гәүдәсен өскә – җиденче катка сөйрәде. А.Гыйләҗев. Көлтә итеп кысылган чи яшел печән атлаган саен авырая, бау җилкәне кисеп керә башлый. Н.Көбаш 4) Эшкәртелмәгән яисә беренче стадия эшкәртелүдән генә узган; яндырылмаган, киптерелмәгән, чистартылмаган; чимал хәлендәге. Өйләрнең күбесе агачтан, бәгъзылары таштан, бәгъзысы чи кирпечтән салынмыш, бәгъзылары чыбыктан үреп, тышкы ягыннан балчык белән сыланмыштыр. З.Һади. Ходай биргән чишмә суын сөттән дә кыйммәткәрәк сата, ә чи нефтен бушлай читкә биреп җибәрә ---. Р.Харис. Берзаман магазиннарга кыздырылмаган чи кофе китереп тутырдылар. Р.Гаязетдин // Куллануга әзер дәрәҗәгә җиткерелмәгән. Болар төшереп алганнар, чөнки бер читтә исемлек буенча чи аракы сатыла (ирләр сүгенә-сүгенә эчәләр, дүрттән өч өлеше кое суы, диләр) – ирләр кәефле. М.Мәһдиев. Урыным Нифа янына туры килде. Чи аракы, су кушкан спирт булды. Нифа авызына да алмады. Х.Камалов 5) Ачык; җөйләнмәгән; канап, кан саркып торган. Башында исәпсез-хисапсыз уйлар буталган, йөрәге тулы сагыш, чи җәрәхәт, яра булган бу кешенең кая барасын берәү дә белми. Н.Әхмәдиев . Чи ярага вак тоз сибәм, дисең инде? А.Гыйләҗев 6) күч. Коры, нигезсез. Җиңеләймәсә, өй саен кереп, чи гайбәт сөйләп йөрмәс иде. Г.Гыйльманов 7) күч. Тиешле дәрәҗәдә эшләнмәгән; сыйфаты түбән булган, эшкәртү таләп иткән (әсәр, аның теле тур.). Әгәр терминологик сүзлектә дүртәр-бишәр синоним тезелеп китә икән, димәк, бу норматив сүзлек түгел әле, фәкать сүзлек өчен тупланган чи материаллар гына. А.Тимергалин. Сыйфаты кайтыш әсәрләр дә бер күз белән бәяләнә: чи хикәя, пешмәгән шигырь ягъни. М.Хуҗин 8) Чын, берни кушылмаган, саф. Ну, малай, чи мишәрсең икән! И.Юзеев. Һәм ул бик дөрес тә, монда татарның чын чи татарлары җыелган. Р.Вәлиев. Меңнән берәү – чын даһи, Башкалары – чи даһи. Татар булып туганыңа Гарьләнерсең, билләһи! С.Әхмәтҗанова 9) Сөргәндә, чәчкәндә эшкәртелми калган. Чи җирләр 2. рәв мәгъ. 1) Бөтенләй, тулысынча; тоташ. Монда Нугайдан үзләренең наданлыкларын белмәгән байтак кына мулла вә мөәзиннәр вә шуларның чи надан остабикәләре җыелганнар. Г.Буби 2) Сөргәндә, чәчкәндә эшкәртелмичә калган, тиешле дәрәҗәдә эшкәртелмичә (җир тур.) . Коры аш ашаган көннәрдә кайбер печәнчеләрнең покосны я бик тар алып, яисә күрер күзгә киң алып та, астын чи калдырып чабуларына эчем пошып, кисәтү яса[дым] ---. В.Нуруллин. Елый-елый диярлек, чи калган урыннарга шуны сибеп чыктылар. А.Гыйләҗев ◊ Чиен чыгару 1) Авыр эш белән интектерү; арытып бетерү. Йорт салу мәшәкате аны ярым картайта, чиен чыгара, йокысыз калдыра, тамактан яздыра, бурычлы итә. А.Гыйләҗев; 2) диал. Җиренә җиткереп эшләү. Чи канга бату Бик нык канау, җәрәхәтләнеп, кара канга бату. Чи канга батыру Бик тирән җәрәхәтләп, күп кан агызу, кара канга батыру. Группа егетләрен чи канга батырып сугыштырып йөрде-йөрде дә техникумны да тәмамлап тормады. А.Хәсәнов. Чи чыгу Авыр эш эшләп азаплану; озак, хәлдән тайганчы эшләү. Ысулы саутия белән хәреф таныту җиңел булса да, ул ярым грамота, беренче адым гына; икенче адымга киткәч, аның чие чыга башлый: аңларга, аерырга, белеп эшләргә өйрәтү җитмәгән булып кала. Г.Алпаров . Аяклар бетте, абый, аяклар! Чие чыкты Казанда йөреп. Х.Сарьян |