ЧЕЧЁТКА и. рус Аяк табанын һәм үкчәсен идәнгә бәреп тыпырдаудан гыйбарәт ритмлы бию. Казармада, ике урындык аркасына тотынып, яртышар сәгать чечётка тыпырдата идек. Р.Кәрами. Яраткан әбиләрен котлап, оныклары тамашачыларның көчле алкышлары астында заманча брейк, көнчыгыш, самбо, чечётка, чегән биюләрен башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Авыл таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә