ЧЕЧЕ’НЧА рәв. 1. 1) Чечен телендә. Каршыга килүчеләр урысча һәм чеченча сөйләшәләр иде, араларында гарәпләр дә бар иде, ахры, алар да үз телләрендә кискен-кискен эндәшеп куялар. Ф.Бәйрәмова. Шуннан соң башкалардан өлкәнрәк булган Мөхәммәт Юркага чеченча нидер әйтте. Р.Хисаметдинов

2) Чеченнар кебек, шулар гадәтенчә. Танылган алып баручыга артык килограммнарын яндырырга кирәк булган, әлеге җыенда аны чеченча ябыгырга өйрәтәчәкләр. Әлмәт таңнары. Чеченча киенү

2. с. мәгъ. Чечен телендә булган. Чеченча язулар

3. и. мәгъ. Чечен теле. Чеченчаны белү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә