ЧЕ’ХЧА рәв. 1. 1) Чех телендә . --- чехлар, чехча кычкырганны ишеттек, дип, ант итеп сөйләделәр. Г.Әпсәләмов. Итальянча, полякча, сербча, чехча укый. Сөембикә 2) Чехлар кебек, шулар гадәтенчә. Чехча фикерләү 2. с. мәгъ. Чех телендә булган. Чехча әсәр 3. и. мәгъ. Чех теле . Яхшы беләм латин телен, гарәп телен, Аңлый алам төрек телен, фарсы телен. Укый алам поляк, болгар телләрендә, чехча беләм һәм шведча... венгр, румын ---. Ш.Мөдәррис |