ЧЕХОЛ и. рус 1) Берәр әйберне бозылудан, пычранудан саклау яисә матурлык өчен өстеннән кидерелә торган махсус каплавыч; тышлык. Аз-маз гына төшкән халык таралып бетте, һәм Клара, ак чехол кидергән чемоданын күтәреп, ялгыз калды. Ә.Еники . Дәһшәтле танкларның көпшәләренә авыр чехоллар киертелгән, бөтен платформаларда ниндидер бер шомлы тынлык хөкем сөрә иде. М.Мәһдиев. Камыт аяклы ефрейтор икенче катта, элекке начальник кабинетында, ишек-тәрәзәләрне ныклап ябып, штораларны төшереп, урындыклардан баррикада корып, ак чехоллы киң диванга урнаша. А.Тимергалин 2) Үтәкүренмәле күлмәк эченнән кию өчен, тыгыз тукымадан тегелгән эчке күлмәк. Уңайлы чехол алу 3) Фуражканың җиңел материядән эшләнгән, алыштырыла торган өске өлеше . Башка кигән ап-ак бескозырканың чехоллары гына күренеп калды. Казан утлары |