ЧЕТЕРЕКЛЕ с. 1. 1) Бик вакчыл, педант; эш йөртү өчен авыр булган. Ә ул үзе кайчан нишләргә икәнен төптән уйлап хәл итә, кирәк чакта четерекле дә, нәзберек тә була белә. М.Маликова. Әхәт абзый – бик четерекле кеше ул, юк-бар сорау биреп аптыратсаң, авызыннан бүтән келәшчә белән дә сүз тартып ала алмассың. И.Диндаров 2) Саклык һәм төгәллек таләп итә торган. Болай да четерекле эшне тагын да катлауландырып җибәрдем. Р.Сәгъди. Бик четерекле моментлар болар. А.Хәсәнов 3) Катлаулы, буталчык, авыр . Миңа андый четерекле йомышлар кушма, бозып куюым бар. А.Гадел. . Катлаулы, четерекле гомер юлы уза адәм баласы. М.Хәбибуллин 2. рәв. мәгъ. Саклык һәм төгәллек белән. Шуңа күрә бу мәсьәләләргә четерекле карарга кирәк. С.Поварисов |