ЧЕТЕРЕКЛӘНҮ ф. Четерекле булып китү . Кыз белде: хәл четерекләнә. К.Насыйри. Шуңа күрә җинаятьчеләрне тоткарлау мәсьәләсе гаять четерекләнде. Ш.Шәйдуллин

Четерекләнә бару Торган саен четерекләнү. Тормыш итүләре исә торган саен катлаулана, четерекләнә барды. М.Хәсәнов. Глобализация, ассимилизация кызулана барган саен, хәл катлаулана, четерекләнә генә бара. Р.Фәйзуллин

Четерекләнеп калу Ахырда четерекләнгән булу. Кадрлар мәсьәләсе тагын да четерекләнеп калды. Казан утлары

Четерекләнеп китү Кинәт четерекләнү. Болай булгач, эшләр бөтенләй четерекләнеп китте бит әле. Ш.Шәйдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә