ЧЕСУЧА и. кыт. 1. Ефәкнең аерым бер сортыннан полотно ысулы белән тукылган саргылт төстәге тыгыз ефәк тукыма. Чесучаны тәмам кибеп беткәч кенә, ә башкаларын ярымюеш килеш үтүкләргә. Кәеф ничек? 2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Шаһмар мирза, гадәттәгечә, иртә сәгать җидедә торып, киң чесуча пинжәген тулы гәүдәсенә киеп, калын кызыл агач таягын тотып, үзенең сөекле карт эте Каракүз белән --- бакчага кереп китте. К.Тинчурин. Шартына махсус яхшы да, килешле дә булсын дип, ул өстенә кыек якалы бик иркен ефәк күлмәк һәм чесуча ак чалбар киде. Ә.Еники |