ЧЕРЧЕК с. диал. 1) Кечкенә, ябык; чирләшкә. Черчек чеби

2) Вакчыл, бәйләнчек, үҗәт

Черчек чыгару Кемне дә булса гаепләү, кимчелек табу, тавыш чыгару һ.б.ш. өчен сылтау эзләү. Монда черчек чыгарылмый! Кемгәдер гаеп өю өчен, хәтта сылтау эзләү тыела. М.Хуҗин. Көн дә тавыш-гауга куптарасың, Сәбәпләре нидән, әйт, зинһар? Һәр нәрсәдән черчек чыгарасың, Дәшми көтәм, кайчан, дим, туктар. К.Фатыйхова-Бәдретдинова . Черчек эзләү к. черчек чыгару. Шундыйлар, илнең түренә басу өчен, бүтәннәрне гаепкә күмеп черчек эзлиләр, табалар сылтавын, диде. М.Хуҗин. Нинди генә милләт булсак та бит, Без – кешеләр! – шуны онытмыйк. Милләт арасында черчек эзләп, Нәфрәт дөньясына юлыкмыйк. К.Фатыйхова-Бәдретдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә