ЧЕРҮ ф. 1) Микроорганизмнар тәэсиреннән органик матдәләр йомшарып таркалу. Юешлектән иген, ашлык черидер ---. Г.Тукай. Кортласа, агач та чери ---. В.Галиев // Тутыгу, эрозия яки башка химик процесслар тәэсирендә органик булмаган материаллар таркалу 2) Авырудан яки башка сәбәпле берәр әгъзага зарар килү. Башкалар авырганда да бирешми килгән малай Зәйнинең уртлары чери, бөтен тешләре селкенеп төшә башлады, буй-буй чәче коелды. Г.Ибраһимов. Минем әти бит бу байларга кәвеш тегә иде, күкрәге череп, кибеп үлде. Г.Камал 3) күч. Җәфа чигеп гомер итү; авыр шартларда яшәп һәлак булу, юкка чыгу. Әнә алар Себердә чери. Г.Әпсәләмов. Төрмәдә черисең киләме? А.Гыйләҗев 4) күч. Әхлак ягыннан түбән төшү. Кешелек рухи яктан чери башлады, аннан сасы ис килә башлады. З.Хөснияр. Койма түгел, вөҗдан чери бугай. Анысын булырмы төзәтеп? Г.Сафин ◊ Черегән бай Бик бай кеше, күп байлык җыйган кеше. Капиталистларның да черегән байлары яши бу йортларда. Ф.Җамалетдинова. Байның колы булганчы, этнең улы бул, дисәләр дә, кайчак шәһәрнең черегән байларына да кол булырга туры килә. С.Поварисов. Череп беткән бай к. черегән бай . Авылыбызда бик череп беткән бер кара бай бар иде. Г.Ибраһимов. Череп баю Бик баю. Тора-бара мин череп баедым. З.Мәхмүди. Менә берзаман череп баеп йөреп кайттылар болар. А.Хәмзин. Череп таркалу Әхлак ягыннан түбән төшү, рухи таркалу. Сез аксөяк, диярләр, безнең комсомоллар арасында андый мораль яктан череп таркалган кешеләр булмаска тиеш, диярләр. Н.Фәттах. – Син, – ди, – туган партиябезнең карарларын боза-боза, тәмам череп таркалгансың! Г.Галиева. Череп чыккан бай к. черегән бай. – Чыннан да, череп чыккан бай булган икән бу Апанаевлар, – диде тикшерүче, затлы әйберләргә исе китеп. А.Тимергалин. Тик бер нәрсәдән хәтта череп чыккан байлар да котыла алмый – әҗәлдән! Д.Гыйсметдин Череп бару Акрынлап черү. Роллинг череп бара торган мәеткә охшады да калды. А.Толстой. Тәнемнең сызламаган җире юк, тере килеш череп барган кебек хис итәм үземне. З.Мурсиев Череп бетү Тулысынча черү. Хәзер инде агачлар картаеп череп бетә язганнар, юл күптән җимерелгән, анда чокырлар барлыкка килеп, аларның күбесе су белән тулган иде. И.Хуҗин. Толып Фәләхетдиннең сараен сүткәндә, печәнлектән череп беткән затлы келәмнәр, кар базыннан тутыгып тәмам эштән чыккан зур сәгать табыла. А.Тимергалин Череп килү Акрынлап чери башлау. Инде ябылган йире дә череп килә. Г.Ибраһимов Череп тору Әле, хәзер черү; булган берсе черү. Сез монда ни дип шул суык, салкын Сибириядә мөгаллимәлек итеп череп торасыз?! Г.Исхакый. Гомер бакый шулай инде, утыртып торасың, череп торалар. З.Мурсиев Череп утыру сөйл. к. череп тору. Берничә көн үткәч, кемнеңдер башы эшләп, авыл читендәрәк череп утырган кеше тормаган бер өйнең эчен карагач, имәнеч бер күренешкә тап булганнар ---. И.Хуҗин Череп яту сөйл. к. череп тору. Авыл уртасында әрәм булып череп ята торган Һашимов йортын колхоз правлениесенә бирдек. А.Алиш. Тымызык күлдә корт уйный – тышкы яктан тыныч һәм төзек күренсә дә, бу дөнья әкренләп эчтән череп ята шикелле. А.Тимергалин Чери бару Һаман черү, торган саен черү. Диңгезче йөзәргә тиеш. Чери барган корабта, бухтада якорьда утырырга тиеш түгел. Р.Закиров. Ел саен чери барган катламны умырткасыз башка хайваннар файдалана һәм детрит – яр буе ләменең төп өлешен барлыкка китерә. Биология Чери башлау Черергә тотыну. Кар астыннан чыккан чүп-чарны, чери башлаган яфракларны җыеп алганнан соң, бакча уртасындагы чирәмлек гүя битен югандай яшәренеп китте. Г.Бәширов. Әмма барыбер йортның инде иске икәнлеге, бүрәнәләрнең муртая, чери башлавы беренче карашка ук күренеп тора. В.Имамов Чери бирү Бернигә карамый черү. Күпме хезмәт кертүемә карамастан, помидорлар чери бирә Чери тору Әлегә кадәр черү. Аңарчы яшь гаилә булудан туктап, балаларыбыз үсеп бетә инде, күтәргән стена чери торыр – түбә ябарга ярамый, субсидияне көтәсе. Татарстан яшьләре Чери төшү Бераз черү. Нигез бүрәнәләре чери төшкән булса кирәк, бер ягы белән сәҗдәгә китеп бара. А.Шамов. Вакытлар узудан табутның такталары гына чери төшкән. Р.Сибат |