ЧЕ’РТ-ЧЕРТ КИЛҮ ф. к. черт-черт итү . Тиз арада арышлар черт-черт килеп табада сикерешергә тотындылар, һәр бөртеге зураеп, кызарып китте. Ф.Яруллин . Черт-черт килеп яна башлаган учак яктысында бу сәер дөнья тагын да ачылып, балкып китте ---. Г.Гыйльманов. Безнең тавык – ап-ак тавык, Йомшак тавык, бик сак тавык. Черт-черт килә, көйләп йөри, Әллә нәрсә сөйләп йөри. Л.Шәех |