ЧЕ’РТ-ЧЕРТ иярт. 1. 1) Чикләвек, көнбагыш кабыклары ярылганда, нечкә агач әйберләр сынганда, төкергәндә, кайбер механизм төймәләренә баскалаганда һ.б.ш. барлыкка килгән өзек-өзек тавышны белдерә. Машинкада черт-черт басып, ул бүлмә ишеге янында олырак кына бер хатын-кыз утыра иде. В.Нуруллин. Кулына җыйган чыбык кисәкләрен, черт-черт сындырып, учакка салды. А.Хәсәнов. Тынлыкны Ләйсәннең черт-черт көнбагыш яруы гына боза иде. А.Гыймадиев

2) к. чер-чер. Мич артында чикерткә тавышы килә: черт-черт

2. рәв. мәгъ. Акрын гына һәм вак-вак атлап. Көтүләр кайтып, сыерлар савылып, күрше кызлары кичке уенга чыгарга дип нәкъ көзге янында бөтерелгән вакытта, без, ике дус, кәҗә бәтиләре кебек черт-черт теркелди-теркелди, урман буена, каравылчы өенә таба юл тоттык. З.Хөснияр. – Авылда яшәп җәфаланамы соң инде шәһәрдәге җылы туалетны күргән, асфальтта биек үкчәле туфлиләр белән черт-черт итеп йөргән кеше, – дип сөйләнде авыл хатыннары. Р.Газиз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә