ЧЕРТЛӘ’Ү ф. Шырпы сызганда, сынганда, көнбагыш ярганда, чикләвек чистартканда һ.б.ш. вакытта черт иткән тавыш барлыкка килү. Тузлар көйрәде, чертләп яна башлады, ал бүлмәдә сыек яктылык тибрәнде. Л.Зөлкарнәй. Кинәт корыган агач ботаклары чертләде, һәм куе ешлыктан нәкъ Бибисара каршысына Талип килеп чыкты. Н.Гыйматдинова. Төнге яңгырның елак тавышын бүлеп, капка келәсе чертләп бикләнде. А.Әхмәтгалиева

Чертләп кую Бер тапкыр чертләү. – Мәгез әле, маладуж, – сумкасының биге чертләп куйды. – Гаратскуй күчтәнәч авыз итегез. Җ.Рәхимов. Менә мылтык сыны урталай бөгелде, җиңелчә чертләп куйды. В.Имамов

Чертләп тору Өзлексез чертләү. --- Мендельсон маршы яңгырады, матур теләкләр әйтелде, чәчәкләр бүләк ителде, котлау, тәбрик сүзләрен дә жәлләмәделәр, фотоаппарат та өзлексез чертләп торды. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә