ЧЕРТЛӘТҮ ф. Черт-черт иттерү, черт иткән аваз барлыкка китерү. Пистолетны чертләтеп, малайларны да куркыткан булдым, чыпчыкларга да төбәп атып карадым. Р.Вәлиев. Гөлфия, чертләтеп, күн сумкасының тимер биген ачты. Н.Гыйматдинова. Кулларына чертләтеп богау кидерәләр дә, һәллүк – тимер рәшәткәле тарафка алып китәләр. Ватаным Татарстан Чертләтә башлау Чертләтергә тотыну. Азат, чистартылган почмакка метр таягы сузып салып, аппаратын чертләтә башлады. С.Шәмси Чертләтеп алу Тиз арада чертләтү . Ул арада Хөрмәт берничә мәртәбә фотоаппаратын чертләтеп алды. Р.Кәрами Чертләтеп бетерү Тулысынча чертләтү. Бөтен кассетасын чертләтеп бетергәч, Матушкин, күрше тауның зәңгәрсу җәрәхәтен төшерергә дип, төсле яңа тасма куярга уйлаган иде ---. Ә.Мушинский Чертләтеп кую Бер-ике тапкыр чертләтү. Аннары, кулларын аркасына таба сузып, таратып салынган чәчләре арасыннан нидер эзләгәндәй итте – ике тапкыр эрбет чикләвен ваткан сыман чертләтеп куйды. Р.Мөхәммәдиев Чертләтеп тору Даими, еш чертләтү; күпмедер вакыт чертләтү; әле, хәзер чертләтү. Хәзер менә ул парлашып көнбагыш чертләтеп торыр бу авыл малае белән. К.Кара |