ЧЕ’РТ ИТҮ ф. 1) Черт сыман тавыш чыгару. Ниһаять, ул сабакларны --- сул кулы белән өстән тотып, уң кулы белән астан черт итеп кенә сындыра башлады. А.Хәлим. Мөхәммәт шаккатып утырган арада, яңадан нәрсәдер черт итте. З.Мәхмүди 2) күч. Бозылу, ватылу билгеләре күренү; авырту, авыру, картлыкка бирешү. Ә машинага килгәндә, аның яше 15 елдан артса да, һаман әле бер җире дә черт итмәгән, сазлыкта да, кар-буранда да үкертеп йөри. Безнең гәҗит. Төрле телеканалларда бик популяр медицина тапшырулары алып баручылары да гел кисәтеп тора: черт иткән саен табибка, диләр. Безнең гәҗит |