ЧЕРТ иярт. Чикләвек, көнбагыш кабыклары ярылганда, шырпы һ.б.ш. нечкә агач әйберләр сынганда, теш арасыннан төкергәндә, берәр приборның төймәсенә басканда барлыкка килгән тавышны белдерә. --- үзләре җир идәнгә теш арасыннан гына черт тә черт төкеренгәләп куялар. Ю.Бондарев. Черт тә черт көнбагыш чиртеп, көнозын биләмдә йөрде. Н.Гыйматдинова. Ул, фотоаппаратын тартып чыгарып, черт тә черт, төрле яклап фотога төшерә башлады. Р.Галиуллин |