ЧЕРЛӘ’Ү ф. Йомырка басканда, чебиләр чакырганда өзек-өзек тавышлар чыгару; чырлау, кыртлау (тавык тур.). Югарыдан, өйалды белән өй арасындагы ачык тәрәзәдән, кытаклап һәм черләп тавык чыкты. Ә.Баян . Аннан инкубаторныкыларның сәер ягы да бар икән: йомыркасын теләсә кая салалар, черләмиләр, утырмыйлар, чеби чыгармыйлар. Ф.Латыйфи |