ЧЕРКИ и. Икеканатлылар отрядыннан озын борынлы кан эчүче вак бөҗәк; русчасы: комар . Тынлыкны улактан су агуы, йокысыз бер черки безелдәве, балыкларның ара-тирә су чупылдатуы гына боза. А.Тимергалин. Быел черкиләр былтыргыга караганда биш тапкыр артыграк үрчеде. А.Гыйләҗев

Черки булып керү к. чебен булып күзгә керү. Председательнең колагына черки булып кердем: ашыкмыйк, минәйтәм, бер-ике көн көтик, үлән бераз кабарсын. А.Гыйләҗев. Черки дә борынын тыкмас Бик төгәл, җиренә җиткереп эшләү турында. Кузьмич – тәҗрибәле мөдир, уңга-сулга киткәннәрне үзенә генә хас төгәллек белән тәртипкә китереп, черки дә борын тыкмаслык итә. Н.Әхмәдиев. Черкидән фил ясау к. чебеннән фил ясау. Черкидән фил ясап бәйләнергә яратасың инде. Т.Галиуллин. Черки тимәс чер итәр к. чебен тимәс чер итәр. – Тукта, нишлисең? Авырттырасың ич, тиле! – Бигрәк черки тимәс чер итәр!.. Ә.Еники. Черки тешләгән кебек (кенә) Сизелер-сизелмәс, бер дә авырттырмыйча. Берни булмас, черки тешләгән кебек кенә. Н.Фәттах. Менә аның аркасы черки тешләгән кебек аз гына авырту сизде ---. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә