ЧЕРКЕЛДӘ’Ү ф. Нечкә өзек-өзек тавышлар чыгару, чер-чер итү . Чыр-чу килеп, төрле кошлар, чикерткәләр черкелди. С.Сабиров. Әби дә черкелдәп көлде. Н.Дәүли

Черкелдәп алу Аз гына черкелдәү . Нәкъ шул мәлне бер кошчык черкелдәп ала. Р.Юсупова

Черкелдәп кую Бер тапкыр черкелдәү. Хафизов, кайдадыр, мич астындагы ярыкта сирәк черкелдәп куйган чикерткә тавышын тыңлый-тыңлый, --- хатирәләргә чумды. Г.Кашапов

Черкелдәп тору Даими черкелдәү; әле, хәзер черкелдәү

Черкелди башлау Черкелдәргә тотыну. Куаклыкта кыюсыз гына кош-корт черкелди башлады. С.Сабиров

Черкелди тору Һаман, бернигә карамый черкелдәү. Ләкин, ач булмаса да, сайрау тавышы чыгармыйы, тып-тын гына черкелди дә тора ул. Г.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә