ЧЕРЕТҮ ф. 1) Берәр нәрсәнең черүенә юл кую, черек хәлгә китерү . Басудагы салам-печәнен, фермасына ташырга да хәленнән килмичә, җир өстендә черетсә черетә, ләкин колхозчысына бирми. З.Хөснияр. – Ал туннарны, асыл кеш, җофар тиреләрен урманда черетәсем килми, – диде Күксә. Л.Зөлкарнәй

2) күч. Авыр шартларга куеп, авыр шартлар барлыкка китереп, берәр әгъзага, сәламәтлеккә зарар китерү . Ул гыйлем кешенең күкрәген черетә, кулларын нечкәртә, имеш. Г.Тукай. ТЭЦта гына гаеп түгел, тимерьюл гына да зыян салмый, силикат кирпеч заводы черетә адәм балаларын! А.Гыйләҗев . Ашамыйча эчү гадәте әтисенең бавырын, бөерен череткән, соңрак йөрәге тоткан. Т.Галиуллин

3) күч. Авыр, түзә алмаслык шартларда озак тоту, шундый шартларда һәлакәткә дучар итү . Зур кызларын, бик байга бирәбез дип, күп кайнишле йортта череткәннәр иде, инде бусын ялгызрак җиргә бирергә исәпли, ди. Г.Ибраһимов. Менә сезнең ишеләр мине унсигез ел сөргендә череттеләр. Г.Әпсәләмов. Нишләп әле мин гөнаһсыз башымны ташкапчыкта черетергә тиеш?! В.Нуриев

4) күч. Какшату; юкка чыгару. Наркоманнар, эчкечеләр Черетәләр милләтнең нигезен. В.Гали

5) күч. Вакытны, гомерне бушка әрәм итү . Җитәр, Кәүкәбелҗәннәт аның белән күп черетте гомерен. Ф.Садриев

6) күч. Бик хурлау; гайбәтен сату . Я, егетләрнең данын черетеп, балалар шикелле юк-барга тәмсез булмагыз әле. Г.Бәширов

Черетә бару Тоташтан черетү; торган саен күбрәк черетү. Яман чир үпкәсе белән бугазын черетә барганда, ул, соңгы атын, затлы кылычын, йөзек-балдакларын сатып, кое казытты. Р.Батулла

Черетә башлау Черетергә тотыну. Ярый ла барысы да уң гына барса, яңгыры явып китеп, печәнне юешләтеп черетә башламаса? Ф.Яруллин. Бу үтергеч атом калдыкларының тиздән аларның тәннәрен черетә башлаячагын, сөякләрен җимерәсен, каннарын агулыйсын башларына да китермиләр. Ф.Бәйрәмова

Черетә бирү Бернигә карамый черетү. Ләкин ул складларны, беркем дә ача алмаслык итеп, зур йозаклар белән бикләгәннәр дә икмәкне шунда черетә бирәләр. А.Алиш

Черетә килү Әлегә кадәр черетү

Черетә төшү Бераз черетү

Черетеп бетерү Тулысынча черетү; барысын да черетү. --- хәзер дүрт айдан бирле яуган яңгыр булган кадәресен дә черетеп бетерә. Г.Бәширов. Имеш, бу китапханәдә чын китапларның кадере юк, имеш, монда заманында гарәп язуындагы бөтен китапларны пыран-заран китереп, таратып, черетеп бетергәннәр ---. Р.Вәлиев

Черетеп килү Акрын гына черетү . Инде менә шул пуля минем үпкәләремне черетеп килә. Г.Кутуй

Черетеп ташлау Көтмәгәндә бик нык черетү . Син бигрәк инде, Кадернисаттәйне черетеп ташладың. Т.Гыйззәт

Черетеп тору Даими черетү; әле, хәзер черетү

Черетеп утыру сөйл. к. черетеп тору

Черетеп яту ф. сөйл. к. черетеп тору . Без юк-бар белән баш катырып, гомер черетеп ятабыз, әйтерсең яңарак берәр нәрсә уйлап табарга безнең башыбыз җитми. М.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә