ЧЕРЕМӘ и. 1. 1) Туфракның үсемлек яки хайван калдыклары череп таркалудан барлыкка килгән состав өлеше; русчасы: перегной. Агач төпләрен йомшартып, черемә салыгыз. Ф.Садриев. Үсемлек һәм хайваннар калдыгыннан микроорганизмнар һәм башка шартлар катнашлыгы белән хасил булган черемә инде туфракның иң кирәкле, иң файдалы өлеше булып тора. Җир һәм туфрак

2) Шундый өлеш һәм туфрак катнашмасыннан торган органик ашлама; русчасы: компост . Җирне алдан казырга һәм черемә белән ашларга кирәк. Акчарлак

2. с. мәгъ. Составында шундый өлешләрнең берсе булган, шундый өлештән ясалган . Хәтерегездәдер, бер вакыт торф, черемә чүлмәкләре белән ничек ду кубып йөрделәр? М.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә